“Лесхоз УББМ” МБМУ “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгында катнашучылар “Кошлар ашханәсе” дигән чара уздырды

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Арча муниципаль районының “Лесхоз УББМ” МБМУ “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар “Кошлар ашханәсе” дигән акция уздырды. Чара кысаларында балалар кошлар өчен җимлекләр әзерләде һәм аларны мәктәп территориясендә элеп чыкты.

“Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы республикадагы күп санлы мәктәп урманчылыкларының берсе. Әлеге берләшмәдә 26 кеше исәпләнә.

“Кошларны ашатуы кыен түгел һәм бу эш аларга кышын исән калырга булышачак. Бу хакта онытмагыз, – ди мәктәп урманчылыгы әгъзасы Салават Галимҗанов. – Без көн саен җимлекләребезне тулыландырып торабыз”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International