Лубян урман-техника көллияте укытучылары чыгарылыш сыйныфларда укучылар белән очраша

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Лубян урман-техника көллияте хезмәткәрләре чыгарылыш сыйныфларда укучылар белән очраша. Кичә, 23 гыйнвар көнне, укытучы Гөлнур Гаянова Алабуга муниципаль районының “Олы Шүрнәк урта мәктәбе” МБМУ, “Иске Күклек төп мәктәбе”, “Костенеевка урта мәктәбе” МБМУ һәм “Морт төп мәктәбе” МБМУ мәктәпләрендә булды.

Очрашулар барышында Гөлнур Гаянова Лубян урман-техника көллияте, андагы әзерлек юнәлешләре, өйрәтелә торган дисциплиналар турында, шулай ук белем йортын тәмамлап чыгучыларның эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.

Моңа кадәр гыйнвар аенда көллият укытучылары Мамадыш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарындагы укучылар белән очрашкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International