Хәзерге вакытта Татарстандагы берничә урманчылыкта һәм урман хуҗалыгында хезмәт шартларына махсус бәяләү уздырыла. Исегезгә төшерик, мондый бәяләү эш тирәлегендәге зыянлы һәм куркынычлы факторларны ачыклауга, аларның хезмәткәрләргә йогынты ясау дәрәҗәсен бәяләүгә юнәлдерелгән һәм 5 елга бер мәртәбә гамәлгә ашырылырга тиеш.
Узган елның декабрь ае азагында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында да хезмәт шартларына махсус бәяләү уздырылган иде. Ул чакта барлыгы 58 эш урыны тикшерелде.