Татарстаннан студентлар һәм яшь укытучылар экологик квестларда катнаша ала

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Татарстандагы югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү йортлары командалары "Россиянең яшел югары белем бирү йортлары" россиякүләм программасы кысаларында экологик квестларда катнаша ала. Квестлар онлайн-платформада уза һәм катнашучылар чынбарлык тормышта яки Интернетта үтәргә тиешле тематик биремнәрне үз эченә ала. Биремнәр кызыклы һәм файдалы, белем бирә торган һәм методик материаллар белән үрелеп бара.

"Урман маниясе", "Экоагарту" һәм "Безнең белән уртаклаш" квестларына быелның 28 февраленә кадәр түбәндәге сайтта кушылырга мөмкин: http://вузэкоквест.рф.

Максималь санлы балларны туплаган командалар ел саен уздырыла торган Россиянең "яшел" югары белем бирү йортлары ассоциациясе конференциясенә чакырылачак, призлар һәм дипломнар алачак. Җиңүчеләр шулай ук чит илләрдәге стажировкаларда һәм программа партнерларының халыкара яшьләр программаларында да катнаша алачак. Квестларның берсен булса да уңышлы тәмамлаган командалар Россиянең "яшел" югары белем бирү йортлары ассоциациясендә катнашучыларга әйләнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International