Быелның гыйнварында Kastamonu компаниясе Германия Федератив Республикасында "DOMOTEX" күргәзмәсендә дөнья тармагы бергәлегенә "Алабуга" МИЗ заводының агач-плитә продукциясен күрсәтте.
Күргәзмәгә килүчеләргә һәм кунакларга Татарстан Республикасы предприятиесендә җитештерелә торган яңа ламинат коллекцияләре күрсәтелде. Kastamonu компаниясе стендында барлыгы 200 үрнәктәге продукция күрсәтелгән иде.
Күргәзмә чаралары кысаларында Kastamonu белгечләре, сезон яңалыкларын һәм интерьерлар дизайны өлкәсендәге дөнья трендларын өйрәнеп, идән түшәмәләренең, төзелеш индустриясе өчен материалларның дөньядагы иң зур җитештерүчеләре белән эшлекле очрашулар сериясен уздырды.