Кичә, 24 гыйнвар көнне, Лубян урман-техника көллияте студентлары Иннополис университетында булдылар. Анда балалар белем бирү аудиторияләрен, лабораторияләрне һәм югары уку йортындагы башка бүлмәләрне карады, шулай ук "Җирне дистанцион зоналарга бүлү нигезләре. Урман хуҗалыгында космик сурәтләрне куллану" лекциясен тыңладылар.
"Әлеге белем йортын караудан алынган хис-кичерешләрне тасвирлау өчен сүзләр табып бетереп булмый. Барысы да бик ошады, – дип сөйләде "урман һәм урман паркы хуҗалыгы" белгечлеге буенча белем алучы икенче курс студенты Иван Рябцев. – Лекция дә кызыклы һәм эчтәлекле булды. Без бик күп яңалык белдек".