ТР Аксубай муниципаль районының урман тармагында берьюлы берничә кадр үзгәртелде. ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ яңа җитәкче-урманчысы итеп Андрей Ильмухин, ТР "Аксубай урман хуҗалыгы" ДКУ яңа директоры итеп Сергей Кузнецов билгеләнде. 24 гыйнвар көнне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тиешле боерыкларга кул куйды. Бүген учреждениеләрнең коллективларын яңа җитәкчеләре белән министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов һәм Рәис Гомәров таныштырды.
Әмир Бәдертдинов Андрей Ильмухинны һәм Сергей Кузнецовны яңа урынга билгеләнүләре белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Аксубай муниципаль районына булган эш сәфәре кысаларында министр урынбасарлары эш урыннарындагы вәзгыять белән танышты һәм коллектив шартнамәсенең гамәлдә булу срогын озынайту буенча фикер алышуда катнашты.
Андрей Ильмухинның 25 елга якын эш стажы бар, ә Сергей Кузнецовның – 10. Беренчесе үзенең хезмәт эшчәнлегендә Лубян урман-техника көллиятендә урман хуҗалыгы технигы, ТР "Аксубай урман хуҗалыгы" ДКУ урман остасы, урман культуралары инженеры булып һәм ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысының урынбасары булып эшләгән, икенчесе ТР "Биләр урманчылыгы" ДБУ урман торгызу инженеры һәм ТР "Биләр урман хуҗалыгы" ДБУ директоры урынбасары булып эшләгән.