Лубян урман-техника көллияте командасы "Россиянең татар авыллары" россиякүләм иҗтимагый оешмасы призына уздырылган IV төбәкара хоккей ярышларында 3 нче урынга лаек булды

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Быелның 26 гыйнварында Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Урта Шөн авылында "Россиянең татар авыллары" россиякүләм иҗтимагый оешмасы призына IV төбәкара хоккей ярышлары узды. Спорт чарасын оештыручылар булып Киров өлкәсе татарларының Төбәк мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы, "Россиянең татар авыллары" РИО, "Бөтендөнья татар конгрессы" ХИО һ.б. катнашты.

Ярышларда барлыгы 5 команда көч сынашты. Катнашучыларның гомуми саны 85 кеше тирәсе иде.

Ярышлар нәтиҗәсендә 1 нче урынны Удмуртия Республикасының Можга шәһәре командасы алды. 2 нче урында – Урта Шөн авылы җыелмасы, 3 нче урында – Лубян урман-техника көллияте командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International