Татарстан районнарында 2018 елда урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының эш йомгакларына һәм быелгы бурычларына багышланган утырышлар уза

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Хәзерге вакытта республика районнарында "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына ТР Урман хуҗалыгына буйсынучы ведомство учреждениеләрендә җыелышлар уза. Бүген шундый утырышлар Буа һәм Тәтеш муниципаль районнарында узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты.

Җыелышлар кысаларында ТР "Буа урманчылыгы" ДКУ, ТР "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ, ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Тәтеш урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең 2018 елдагы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сүз барды һәм быелга планнар билгеләнде.

Тулаем алганда, Әмир Бәдертдинов учреждениеләрнең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде, планлаштырылган барлык күрсәткечләрнең үтәлүенә басым ясады. Ул хезмәткәрләрне хезмәт җитештерүчәнлеген киметмәскә һәм республика урманнарын саклау, яклау һәм торгызу эшчәнлеген дәвам иттерергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International