Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Фәнни-техник совет утырышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, Министрлык һәм тармак учреждениеләре белгечләре катнашты.
Утырыш башында "2018 елда Татарстан Республикасы урман фондында ябык һәм ачык тамыр системалы утырту материалларыннан булдырылган урман культураларына чагыштырма анализ" темасына доклад белән "ВНИИЛМ" ФБУ филиалы "Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе"нең өлкән гыйльми хезмәткәре Владимир Сахнов чыгыш ясады.
"Без соңгы 5 елда төп урман хасил итүче токымнарның утырту материалларын үстерү тәҗрибәсен анализладык, – дип билгеләде ул. – Ябык тамыр системалы чәчкеннәрнең яшәп китүчәнлеге 98% тәшкил итә, ачыкныкы – 90-95%, соңгылары беренче елларда начар үсә һәм даими рәвештә өстәп торуны таләп итә. Ләкин 5 ел узгач алар тигезләшә".
Владимир Сахнов ассызыклаганча, ЯТС утырту материалының өстенлекләренә карамастан, чәчкеннәрне урман үсү шартларына карап сайларга кирәк.
Алга таба ТР "Өйрәнү-сынау Саба урман хуҗалыгы" ДБУ микроклональ вегетатив үрчү лабораториясе мөдире урынбасары Наил Ханов һәм "ВНИИЛМ" ФБУ филиалы "Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе"нең өлкән гыйльми хезмәткәре Федор Ильин чыгыш ясады.
Наил Ханов чарада катнашучыларны республика урманнарыннан сайлап алынган яфраклы токымнарның (сабаклы имән һәм иенке каен) кыйммәтле генотипларының in vitro клоннары коллекциясен булдыру эшенең йомгаклары белән таныштырды, ә Федор Ильин 2018 елда Татарстанның урман фондында азкыймәтле утыртмаларны реконструкцияләү нәтиҗәләре хакында сөйләде.
Утырыш азагында 2019 елда ихтимал булган фәнни-тикшеренү эшләре турында фикер алышынды.