"Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ белгече Балаларның экологик-биологик үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районының "Балалар экологик-биологик үзәге" МББ МБУ базасында мәктәп укучылары ТР "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ урманны саклау һәм яклау инженеры Рәшит Әхәтов белән очрашты. Очрашу барышында Рәшит Әхәтов мәктәп укучыларын Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы торышы белән таныштырды, урман ресурсларын саклау һәм үрчетү буенча уздырыла торган эшләр, тармактагы һөнәрләр һәм Россиянең Кызыл китабына кертелгән сирәк хайваннар турында сөйләде.

Шулай ук чара кысаларында үзәктә тәрбияләнүче балалар арасында уздырылган "Татарстанның чиста урманнары" акциясенә дә йомгак ясалды. Беренче урынны 21 нче урта мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Анна Маскина яулады. Икенче урында – Ольга Кириченко (5 нче урта мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы), өченче урында – Тәнзилә Норбекова (7 нче урта мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International