Министрлыкта 2018 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Министрлыкта 2018 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды.

Утырыш барышында Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт, Кәләй һәм Лаеш урманчылыкларының җитәкче-урманчылары, шулай ук Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт, Кәләй һәм Лаеш урман хуҗалыклары директорлары узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Чарада катнашучылар дәүләт йөкләмәсе кысаларында эшләрне башкару йомгаклары, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык һәм җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләште.

Утырыш азагында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчыларга узган елда башкарылган зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Болар белән беррәттән ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләрен урман фондын чистарту, исәпләнгән диләнкене үзләштерү һәм урман торгызу буенча чаралар уздыру мәсьәләләренә махсус игътибар бирергә чакырды. "Урман торгызуга билгеләнгән кишәрлекләр агачлары киселгән һәм урман утыртмалары һәлак булган мәйданнарга тигез булырга тиеш", - дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International