ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман комплексын исәпкә алу буенча мәгълүмат системасында эшләү мәсьәләләренә кагылышлы семинар булды

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта урман комплексын исәпкә алу буенча "Аверс: Урман фонды белән идарә итү" мәгълүмат системасында эшләү мәсьәләләренә кагылышлы семинар булды. Чараны "Аверс информ" ҖЧҖ экспертлары уздырды. Семинарга 40 артык кеше – Министрлыкның һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең белгечләре җыелды.

Семинар кысаларында урман тармагындагы беренчел документларны һәм урманнарны торгызу, дәүләт урман күзәтчелеге, бюджет түләүләрен администрацияләү һәм эзләтү эшенә һ.б. кагылышлы башка хисаплылык документларын әзерләү өчен системага белешмәләр кертү мәсьәләләре каралды.

Билгеләп узарга кирәк, әлеге мәгълүмат системасы урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшне оптимальләштерүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә "Аверс: Урман фонды белән идарә итү" мәгълүмат системасы Россия Федерациясенең 29 субъектында кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International