ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе уздырды

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

Киңәшмә барышында дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, исәпләнгән диләнкене үзләштерү, урман фондын чистарту, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, республика предприятиеләренә агач китертү һ.б. мәсьәләләр каралды.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә 2019 елгы янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек барышы белән кызыксынды. Ул Министрлык хезмәткәрләренә әлеге юнәлештәге эшне көчәйтергә кушты.

Шулай ук фикер алышулар барышында дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарының үтәлеше мәсьәләләренә дә игътибар бирелде. Министр Министрлык белгечләренә автомобиль юллары буйлап аншлаглар урнаштыруга һәм республика урманчылыклары биналарына стендлар рәсмиләштерүгә контрольне киметмәскә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International