Урман тармагы белгечләре республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен дәресләр уздыра

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Урман тармагы белгечләре Татарстан Республикасындагы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы балалар өчен дәресләр уздыра. ТР “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ Девятернә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев, әйтик, Әгерҗе муниципаль районының “Л.Айтуганов исемендәге Девятернә ГББМ” МБМУ 8 нче һәм 9 нчы сыйныфларында укучылар белән очрашты.

Ирек Камаев мәктәп укучыларын Татарстанның урман хуҗалыгы торышы белән таныштырды һәм республика урманчылары алдында торган өстенлекле бурычлар турында сөйләде. Ул шулай ук тармактагы һөнәрләр, Казан дәүләт аграр университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, Лубян урман-техника көллияте турында һәм әлеге белем йортларын тәмамлап чыгучылар өчен эшкә урнашу мөмкинлекләре турында lf җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International