Республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү һәм урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату эше уздырыла. Шушы көннәрдә, әйтик, Буа шәһәренең "Алтынчәч" гомуми үстерү тибындагы балалар бакчасы" МБМББ учреждениесендә "Чиста урман турында әкият" театральләштерелгән тамашасы оештырылды. Оештыручылар сүзләренә караганда, әкиятнең сюжеты балалар үзләренең урманар һәм андагы байлыклар турында белемнәрен ныгытырлык, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә калдырырлык итеп төзелгән.
Теләче муниципаль районының "Шәдке балалар бакчасы" МБМББ учреждениесендә тәрбияләнүче балаларга урман фонды турында презентация күрсәтелде. Балалар кеше тормышында урманның әһәмияте, тармактагы белгечләр һәм урманнарда тереклек итүче хайваннар турында белде.