ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный Бор кишәрлеге урманчылыгы белгечләре "Красный Бор урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ укучы балалар өчен "Тылсымчы Кыш" рәсем конкурсын уздырды.
Конкурс йомгаклары буенча, беренче урынны 9 нчы сыйныфта укучы Настя Шестакова алды. Икенче урында – Александра Шишкина (6 нчы сыйныф), өченчедә – София Коробейникова (1 нче сыйныф).
Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау грамоталары һәм истәлекле призлар бирелде. Аларны Красный Бор кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Николай Мурнов тапшырды.