Татарстан районнарында урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының 2018 елгы эш нәтиҗәләренә һәм быелгы бурычларына багышланган сөйләшүләр дәвам итә

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан районнарында ТР Урман хуҗалыгына буйсынучы ведомство учреждениеләрендә "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына җыелышлар уза. Бүген шундый чара Минзәлә муниципаль районында узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты.

Җыелыш кысаларында ТР "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ, ТР "Минзәлә урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең 2018 елдагы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сүз барды һәм быелга планнар билгеләнде.

Рәис Гомәров учреждениеләрнең узган елгы эшчәнлеген уңай яктан бәяләде һәм намуслы хезмәтләре өчен хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. Болар белән беррәттән, ул белгечләрне хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга чакырды. 

Эш сәфәре кысаларында Рәис Гомәров шулай ук җитештерү участокларындагы эшләр белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International