ТР Әгерҗе муниципаль районында ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Әгерҗе урман хуҗалыгы" ДБУ 2018 елгы эш йомгаклары турында сөйләштеләр

2019 елның 1 феврале, җомга

Бүген Әгерҗе шәһәрендә ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Әгерҗе урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең "2018 елда  эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына җыелышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, учреждениеләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Җыелыш барышында анда катнашучылар урман хуҗалыгын алып бару, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча актуаль мәсьәләләр турында, ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Әгерҗе урман хуҗалыгы" ДБУ 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм быелга бурычлары турында сөйләштеләр.

Чыгышы барышында Рәис Гомәров узган елда учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул шулай ук белгечләрне исәпләнгән диләнкене үзләштерү дәрәҗәсен арттырырга һәм урман законнары бозылуны ачыклау, кисәтү һәм чикләү эшен дәвам иттерергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International