"Рослесозащита" ФБУ филиалы - "Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге" белгечләре һәм Яшел Үзән муниципаль районының "Ласточка" 1 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы" МББМУ тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы буенча уздырыла торган "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясенә кушылды.
Очрашу кысаларында филиал җитәкчесе Венера Ефременкова балаларга республиканың урман фонды турында, урман ресурсларын саклауның әһәмиятле булуы һәм тармактагы һөнәрләр турында сөйләде. Ул шулай ук кошларның төрләренә һәм аларның урманнарны корткычлардан саклаудагы роленең мөһимлегенә дә җентекләп тукталды.
Соңыннан Венера Ефременкова балалар бакчасы территориясендә балаларга кошлар өчен әти-әниләре белән бергә әзерләнгән җимлекләрне элеп чыгарга булышты.