Лубян урман-техника көллияте командасы Сул як яр буе кубогына хоккей буенча IV турнирда беренче урын яулады

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Шимбә, 2 февраль көнне, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Кызыл Алан штп үзәк стадионында Сул як яр буе кубогына хоккей буенча IV турнир булды.

Ярышларда Лубян урман-техника көллияте, Киров өлкәсенең Сосновка ш., Кызыл Алан штп һәм Дым-Дым-омга авылы командалары катнашты. Катнашучыларның гомуми исәбе 50гә якын кеше булды.

Турнир йомгаклары буенча, 1 нче урынны Лубян урман-техника көллияте командасы яулады. "Көч сынашуы җиңел булмады, ә безнең көндәшләр бик көчле иде. Ләкин уен бик тә ошады, – дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләре белән көллият студенты Нәгыйм Баһаветдинов. – Без тәүге тапкыр беренче урын яуладык".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International