Бүген ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев Биектау муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясады.
Үзенең доклады барышында Илнур Кәшәфиев 2018 елда ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ эш йомгаклары һәм быелга бурычлары турында сөйләде. Ул шулай ук утырышта катнашучыларга РФ Урман кодексына кертелгән үзгәрешләр турында да мәгълүмат җиткерде, урманчылыкның һәм муниципалитет хакимиятенең урманнарны яклау, саклау һәм торгызу мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлек итүе мәсьәләләренә тукталды. Илнур Кәшәфиев урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек бурычларына аеруча зур игътибар юнәлтте.