Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районының Түбән Табын һәм Мәллә-Тамак авыл җирлекләрендә булып узган халык җыеннарында катнашты. Халык белән очрашулар әлеге җирлекләрнең мәдәният йортларында узды.
Граждан җыеннарында 2018 елда районның һәм авыл җирлекләренең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм быелга төп бурычлар хакында сүз барды.
Үзенең чыгышында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров соңгы елларда Татарстанның төп үсеш юнәлешләре буенча ирешелгән нәтиҗәләр турында, тормышка ашырыла торган федераль һәм республика программалары, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында сөйләде. Министр гражданнарны авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан уздырыла торган чараларда һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү программаларында активрак катнашырга чакырды.
Эш сәфәре азагында министр Мөслим авылында З.Басыйрова исемендәге РМЙ бинасында мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм укучыларның ата-аналары белән очрашты.