"Олыяз лицее" МБМУ Олыяз мәктәп урманчылыгы җитәкчесе урманда гамәли дәрес уздырды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районының "Олыяз лицее" МБМУ Олыяз мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Хәтим Хәсәнов урманда гамәли дәрес уздырды. Ул берләшмәдә тәрбияләнүче балаларга агачларның һәм куаклыкларның кышкы чордагы яшәеше, вегетация үзенчәлекләре һ.б. турында сөйләде.

Мәктәп урманчылыгы әгъзалары шулай ук лишайниклар һәм аларның вазыйфалары турында да күп нәрсә белде.

Олыяз мәктәп урманчылыгында барлыгы 8 бала исәпләнә. Аларның барысы да 8 нче һәм 9 нчы сыйныфларда укучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International