Лубян урман-техника көллияте укытучылары мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраша

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Лубян урман-техника көллияте укытучылары мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраша. Кичә, 5 февраль көнне, укытучы Гөлнур Гаянова ТР Саба муниципаль районының "Лесхоз урта мәктәбе" МБМУ булды.

Очрашу кысаларында Гөлнур Гаянова укучыларга Лубян урман-техника көллияте турында, андагы әзерлек юнәлешләре, өйрәнелә торган дисциплиналар һәм әлеге уку йортын тәмамлап чыгучылар өчен эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.

Моннан тыш, мөгаллимә мәктәп укучыларын Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белән таныштырды һәм урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International