Кичә, 6 февраль көнне, ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Кама Тамагы муниципаль районының "Кама Тамагының татар урта белем бирү мәктәбе" МБМУ һәм "Зур Келәр урта белем бирү мәктәбе" МБМУ мәктәпләрендә булдылар. Әлеге гомуми белем бирү учреждениеләре базасында мәктәп урманчылыкларын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уздырылды. Фикер алышуларда Кама Тамагы муниципаль районының "Мәгариф идарәсе" МКУ белгечләре һәм мәктәпләрнең укытучылары катнашты.
ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Юрий Малькин утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасында мәктәп урманчылыкларының хәрәкәтен үстерү юнәлешләре белән таныштырды, мондый берләшмәләрдә тәрбияләнүчеләргә белем бирү программалары, балаларның сәләтен ачуга максат тотучы чаралар турында сөйләде.
Киңәшмә йомгаклары буенча Зур Келәр һәм Кама Тамагы татар урта белем бирү мәктәпләрендә мәктәп урманчылыкларын оештыру турында карар кабул ителде.