ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ белгечләре Тукай районындагы чыгарылыш сыйныфларда укучылар белән очрашты

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Князево АМЙ базасында Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегендәге чыгарылыш сыйныфларда укучы балалар белән профориентацион очрашу уздырылды. Чарада ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ белгечләре катнашты.

Очрашу кысаларында мәктәп укучылары Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы турында, тармактагы һөнәрләр, Казан ДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетында һәм Лубян урман-техника көллиятендә белем алу үзенчәлекләре турында белделәр.

Чара азагында "Урман утырту көне", "Урман атнасы" һәм "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акцияләрендә актив катнашкан өчен "Свежий ветер" мәктәп урманчылыгы отрядларын бүләкләү тантанасы булды. "Боерган гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ, "Калмия гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ, "Шилнәбаш урта белем бирү мәктәбе" МБМУ, "Күзкәй урта белем бирү мәктәбе" МБМУ һәм "Кече Шилнә урта белем бирү мәктәбе" МБМУ отрядлары җитәкчеләренә ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International