Республика урманчылыклары белгечләре чыгарылыш сыйныфларда укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуларында катнаша. Кичә, әйтик, 19 февраль көнне, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Айдар Гайфуллин һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ укытучысы Гөлнур Гаянова Минзәлә шәһәренең "3 нче урта белем бирү мәктәбе"ндә укучылар белән очрашты.
Айдар Гайфуллин катнашучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук ул урман законнарына һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә дә тукталды.
Гөлнур Гаянова Лубян урман-техника көллияте турында, андагы әзерлек юнәлешләре, 2019 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләре һәм уздырыла торган мәдәни-массакүләм чаралар турында сөйләде.
ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре көллият укытучысы Фәния Гобәйдуллина белән берлектә Әгерҗе шәһәренең 1 нче санлы гимназиясендә, 2 нче санлы урта белем бирү мәктәбендә, Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта мәктәптә, Әгерҗе муниципаль районының Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә, Тирсә урта мәктәбендә һәм Сарсак-Омга лицеенда булдылар.