Бүген Министрлыкта 2018 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган ахыргы баланс комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов рәислегендә узды. Чарада Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Әмир Бәдертдинов узган елда Минзәлә, Буа, Лениногорск, Кайбыч, Түбән Кама, Тәтеш урманчылыкларының, Минзәлә, Буа, Лениногорск, Кайбыч, Түбән Кама һәм Тәтеш урман хуҗалыкларының төп эш нәтиҗәләре турында әйтеп узды. Башкарылган урман хуҗалыгы эшләренең, товар продукциясе җитештерүнең, хезмәтләр күрсәтүнең, Татарстан Республикасы предприятиеләренә агач материалы китертүнең күрсәткечләре һ.б. каралды.
Асылда, министрның беренче урынбасары Кайбыч һәм Түбән Кама урманчылыкларындагы җитәкче-урманчыларга исәпләнгән диләнкене үзләштерү күләмен арттыру һәм Лениногорск һәм Тәтеш урман хуҗалыклары директорларына стандарт утырту материалы үстерүнең сыйфатын арттыру зарурлыгы булуына күрсәтте.
Утырыш кысаларында шулай ук урман комплексын исәпкә алу буенча "Аверс: Урман фондына идарә итү" мәгълүмат системасын кертү, урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнү, дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын үтәү һәм урман фонды территориясендә урнашкан балаларны савыктыру лагерьлары эшен оештыру мәсьәләләре турында да сөйләшү булды.