Бүген Кукмара муниципаль районы Лубян авылында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында “Урман чаңгы юлы-2019” кышкы спартакиадасы узды. Чарага 200дән артык кеше җыелды.
Ярышларны тантаналы рәвештә ачу чарасында катнашучыларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде.
“Безнең өчен “Урман чаңгы юлы” традициягә әверелде, – диде Равил Кузюров. – Республикада спортка бик зур игътибар бирелә, безнең урман берлеге дә читтә калмый. Бүгенге ярышлар һәркемнең исендә калырлык якты вакыйга булыр, дип ышанам”.
Министр Кукмара муниципаль районы хакимиятенә, Лубян урман-техника көллиятенә бәйрәмне оештырганда күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм спартакиадада катнашучыларга уңышлар теләде.
Сергей Димитриев үзенең сәламләү чыгышында “Урман чаңгы юлы” спартакиадасының инде беренче ел гына уздырылмавы турында билгеләде. “Нәкъ шундый чаралар район үсешенә импульс бирә. Кем әйтмешли, спорт – ул тормыш. Һәр кеше моңа игътибар бирергә тиеш”, – дип ассызыклады ул.
Рәис Миңнеханов ярышларда катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм уңышлар, матур җиңүләр, ә кунакларга шәп кәеф һәм уңай тәэсирләр теләде.
Ярышлар флагын күтәрү кебек җаваплы бурыч 2018 ел спартакиадасында җиңүчеләр – Татарстанның “Саба урманчылыгы” ДКУ һәм “Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләренә йөкләнде.
Чара кысаларында бай мәдәни-күңел ачу программасы, күп төрле спорт ярышлары һ.б. оештырылды.
Ярышлар нәтиҗәсендә, 18-35 яшьтәге яшүсмерләр арасында беренче урынны “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ укытучысы Рөстәм Гарифуллин яулады, икенче урында – “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ инженеры Ренат Байгабулов, өченчедә – ТР “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин.
35-65 яшьлек ир-атлар арасында әлеге ярышларда беренче урынга “Әлмәт урман хуҗалыгы” ДБУ белгече Дмитрий Утнюхин лаек булды, икенче урында – “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ инженеры Рәшид Мозаффаров, өченчедә – “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ бизәкчесе Виктор Зайцев.
18-35 яшьлек кызлар арасында беренче урынга “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ укытучысы Елена Тихонова лаек булды, икенче урында – ТР “Саба урманчылыгы” ДКУ урман остасы – Лилия Галимуллина, өченчедә – ТР “Аксубай урманчылыгы” ДКУ инженеры Диана Зуборева.
35-55 яшьлек хатын-кызлар арасында ТР “Саба урманчылыгы” ДКУ бухгалтеры Гөлсем Миңнеханова җиңү яулады, икенче урында – ТР “Лаеш урманчылыгы” ДКУ урманчысы Эльмира Җәләлиева, өченчедә – ТР “Арча урманчылыгы” ДКУ баш икътисадчысы Надия Җиһаншина.
Команда зачетында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында – “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ, икенче урында – ТР “Саба урманчылыгы” ДКУ, өченчедә – ТР “Кайбыч урманчылыгы” ДКУ.