ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ белгечләре мәктәпләрдә экология дәресләре уздыра. Узган атна азагында Девятернә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев Әгерҗе муниципаль районының "Л.Айтуганов исемендәге Девятернә ГББМ" МБМУ 7 нче сыйныф укучылары белән очрашты.
Ирек Камаев мәктәп укучыларына Татарстан Республикасының урман фонды, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегендәге юнәлешләр һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре турында сөйләде. Участок урманчысы шулай ук янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә дә тәфсилләбрәк тукталды һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте.