Татарстанда коммерция һәм коммерциясез оешмаларның иң яхшы архивларын ачыклаячаклар

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Татарстанда "Коммерциясез оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы" һәм "Иң яхшы коммерция оешмасы архивы – Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы" конкурсларына заявкалар кабул ителә башлады. Конкурсларны Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты уздыра.

Конкурсларның беренче этабы 11 марттан 27сенә кадәр узачак, икенче этабы – 8 апрельдән 15енә кадәр. Катнашу өчен ТР Архив эше буенча дәүләт комитетына заявка, архив эшчәнлеге турында фото һәм видеоматериаллар һәм башка документларны тапшырырга яисә түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420107, ТР, Казан ш., Ново-Песочная ур., 44.

Тулырак мәгълүматлар: http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International