Кичә, 26 февраль көнне, Зәй шәһәренең "Зәй политехник көллияте" ДАҺББУ базасында ТР МХБО студентлары арасында "Иң яхшы гавами чыгыш" VI республика сүз осталыгы конкурсы узды.
Конкурсны оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татарстан Республикасы МХБО мәгариф учреждениеләре директорлары советы" КП һәм "Зәй политехник көллияте" ДАҺББУ. Конкурс алдыннан читтән торып катнашу этабы узды, анда катнашучылар заявкалар һәм үз чыгышлары яздырылган видеороликлар тапшырды. Жюри бәяләве нәтиҗәсендә финалга иң күп балл туплаган 35 конкурсант узды. Алар арасында Лубян урман-техника көллияте студентлары да бар иде.
Турыдан-туры катнашу өлешендә конкурста катнашучылар халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтте. Комиссия конкурсантларның сүзгә осталыгын, үз позициясен дәлилләп чагылдыра белү сәләтен һ.б. бәяләде.
Конкурс йомгаклары буенча, "Мин һәм һөнәр" номинациясендә көллиятнең 21 нче урман хуҗалыгы төркеме студенты Иван Рябцов икенче урынга лаек булды. "Барлык һөнәрләр дә мөһим" номинациясендә өченче урынны 23 нче бакча-парк төркеме студенткасы Елизавета Ефремова алды.