ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный Бор кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Николай Мурнов "Карсный Бор УББМ" МБМУ укучылар өчен "Кошлар - кешенең дуслары" темасына дәрес уздырды.
Николай Мурнов балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарда яшәүче кошлар һәм аларның табигатьтәге роле турында сөйләде. Участок урманчысы шулай ук янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да искәртте.
Дәрес экологик викторина белән тәмамланды, анда җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм символик бүләкләр тапшырылды.