Урман тармагы белгечләре урманнарны саклау, яклау һәм торгызу мәсьәләләрендә муниципалитетлардагы хакимиятләр белән үзара хезмәттәшлек итә

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Урман тармагы белгечләре урманнарны саклау, яклау һәм торгызу мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары хакимиятләре белән үзара хезмәттәшлек итә. Әйтик, ТР "Идел буе урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов, райондагы учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында Рөстәм Исмәгыйлов 2018 елда урманчылыкның эш йомгаклары турында сөйләде һәм быелгы бурычларны атады. Ул шулай ук урман законнардагы үзгәрешләр һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә дә тәфсилләбрәк тукталды.

ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре өч муниципаль райондагы киңәшмәдә катнашты. Җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев Алабуга шәһәре хакимиятендә булган утырышта узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында, Татарстан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин – Яр Чаллыда, ә Менделеевск кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Әгъмәл Мөхәммәтҗанов Менделеевскида узган утырышта чыгыш ясады.

Урман хуҗалыгы эшләрен үтәү нәтиҗәләре белән берлектә ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ вәкилләре үз докладларында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман фондына терәлеп торучы территорияләрне чистарту, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге һәм табигать саклау акцияләрен уздыру мәсьәләләрен дә күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International