ТР "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ белгечләре Минзәлә муниципаль районы мәктәпләрендә укучылар өчен "Урман дәрес"ләре уздыра. Шушы көннәрдә урман торгызу инженеры Венера Фастеева "Рифкать Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбе" МБМУ укучылары белән очрашты.
Венера Фастеева мәктәп укучыларын Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белән таныштырды һәм урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Ул тармактагы һөнәрләр, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетындагы һәм Лубян урман-техника көллиятендәге әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләр турында тәфсилләп сөйләде.
Дәрестән соң Венера Фастеева һәм балалар мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр элеп чыктылар.