ТР "Болгар урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре халык арасында урман янгыннарын булдырмауга бәйле эш алып бара

2019 елның 1 марты, җомга

Янгын-профилактика чаралары комплексы кысаларында ТР "Болгар урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре тарафыннан Спас һәм Әлки муниципаль районнары территорияләрендә мәгълүмат листовкалары таратылды. Материаллар Болгар шәһәрендә, Приволжский поселогында, Антоновка, Никольское, Полянка һәм Старая Тахтала авылларында яшәүчеләргә таратылды.

ТР "Болгар урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Дмитрий Зарифуллин сүзләренә караганда, листовкаларда урманнарда учак ягарга һәм урман фондына янәшә торучы территорияләрдә корыган үләнгә ут төртергә ярамаганлыгы турында белешмәләр урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International