Бөгелмә муниципаль районының "Балалар экологик-биологик үзәге" МББ МБМУ гомуми белем бирү учреждениеләренең берсендә мәктәп урманчылыгы оештыру мәсьәләсе турында сөйләшү булды. Киңәшмәдә ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова, район башкарма комитеты вәкилләре һәм мәктәпләрдәге укытучылар катнашты.
Киңәшмә барышында Гөлнара Мөхәммәтханова "Ютазы УБМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында сөйләде. Ул балаларның экологик культурасын формалаштыруга һәм аларның сәләтен ачуга максат тотучы мәгариф программалары һәм уздырыла торган чараларга тәфсилләбрәк тукталды.
Фикер алышулардан соң Бөгелмә шәһәренең аерым предметларны тирәнтен өйрәтүле 5 нче урта мәктәп базасында мәктәп урманчылыгы оештыру турында карар кабул ителде. Мәктәп укытучыларына якын киләчәктә мәктәп урманчылыгы турында нигезләмә эшләргә, аңа исем һәм шигарь сайларга туры киләчәк.