"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" җитәкчесе урынбасары Венера Ефременкова "ТР Яшел Үзән муниципаль районының 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ 8 нче сыйныфында укучылар белән очрашты. Очрашу барышында Венера Ефременкова укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм дәүләт урман патологик тикшеренүләр уздыру буенча филиал хезмәткәрләре эшчәнлеге белән таныштырды.
Чара кысаларында шулай ук мәктәп укучыларының һөнәр сайлавына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Венера Ефременкова урман хуҗалыгы һөнәрләре, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ, "Суводск урман хуҗалыгы техникумы" дәүләт көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алу шартлары турында сөйләде. Укучылар әлеге мәгариф учреждениеләрендәге белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре, уку сроклары һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында белделәр.