Татарстанның Түбән Кама районында 2018 елда урманчылык һәм урман хуҗалыгы эшенә йомгак ясалды

2019 елның 1 марты, җомга

Бүген Түбән Кама шәһәрендә ТР "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Түбән Кама урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең "2018 елда  эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына җыелышы булды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов катнашты.

Җыелышта җитәкче-урманчы Азат Гыймадиев һәм урман хуҗалыгы директоры Игорь Рзай катнашты.

Әмир Бәдертдинов учреждение хезмәткәрләренә узган елгы тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, планлаштырылган барлык күрсәткечләрнең үтәлүенә басым ясады. Болар белән берлектә министрның беренче урынбасары белгечләрне исәпләнгән диләнкене үзләштерү һәм санитар-савыктыру чараларын уздыруга игътибар бирергә кушты. "Алда янгын чыгу куркынычы янаган чор көтә, хәзер урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча халык арасында аңлату эшләрен алып бару мөһим", – дип өстәде ул.

Утырыш кысаларында 2018 елда эше буенча аерылып торган учреждение хезмәткәрләре бүләкләнде. "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ урманнан файдалану инженеры Валентина Кашкова һәм "Түбән Кама урман хуҗалыгы" ДБУ Ворошилово җитештерү кишәрлеге башлыгы Дилүсә Сәхапова ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мактау грамоталары белән, Биклән кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Александр Пашин һәм Багряж җитештерү кишәрлеге җитәкчесе Фәрхәт Хәмдиев Түбән Кама муниципаль районы башлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International