ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре укучыларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ белгечләре Аксубай муниципаль районындагы берничә гомуми белем бирү учреждениесендә булды. ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ урманны саклау һәм яклау инженеры Әлфия Булдакова – 2 нче санлы Аксубай урта белем бирү мәктәбендә, Аксубай кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Алексей Данилов – Г.Г.Романов исемендәге Кәкре күл урта белем бирү мәктәбендә, Ибрай кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Дмитрий Кудряшов – Иске Илдерәк урта белем бирү мәктәбендә, Чабаксар кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Айрат Җамалиев Савгач урта белем бирү мәктәбендә укучылар белән очрашты.

Белгечләр мәктәп укучыларына Татарстан Республикасының урман фонды, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеге турында сөйләде һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International