ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ Матюшино кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин бүген Питрәч муниципаль районы хакимиятендә узган утырышта доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәдә район башлыгы Илһам Кәшапов, райондагы учреждениеләрнең, оешмаларның һәм предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Үзенең чыгышында Нурсил Гыйбадуллин 2018 елда ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ эшчәнлеге һәм быелгы бурычлар турында сөйләде. Узган ел урманчылык территориясендә 64 гектар мәйданда урман торгызу эшләре уздырылган, 590 гектарда урман культураларына агротехник тәрбия ясалган, 22 гектардан артык җирдә яклагыч урман утыртмаларына нигез салынган. Аның сүзләренә караганда, янгын куркынычсызлыгы чаралары кысаларында гомуми 155 километр озынлыгында минераллаштырылган янгынга каршы полосалар салынган.
"Узган ел рейдлар һәм планлы тикшерүләр уздыру барышында 138 хокук бозу очрагы ачыкланды. Барлык фактлар буенча административ беркетмәләр төзелде", – дип билгеләде Нурсил Гыйбадуллин.
Участок урманчысы шулай ук санитар-савыктыру чараларын уздыру, урман кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнү мәсьәләләренә дә тукталды.