ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Министрлыкның эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, профиль бүлекләрнең башлыклары һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, исәпләнгән диләнкене үзләштерү, Татарстан предприятиеләренә агач материалы китертү, мәктәп урманчылыкларын үстерү һ.б. буенча уздырыла торган эшләр турында сөйләде.

Асылда, Равил Кузюровка җиткерелгәнчә, узган атнада урманнарда урман законнары бозылуның 11 очрагы ачыкланган, шул исәптән Саба һәм Теләче муниципаль районнарында урман утыртмаларын законсыз кисүгә бәйле 4 очрак билгеле булган.

Докладларны тыңлап бетергәннән соң министр белгечләргә урман фонды территориясендә урнашкан балаларны савыктыру лагерьларын төзәтү һәм республика районнарында су яклаучы урман утыртмаларын утырту буенча эш планнары әзерләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International