Лесхоз урта белем бирү мәктәбенең "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Саха Республикасы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә үз эшчәнлекләре турында сөйләде

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Кичә, 5 март көнне, Саба муниципаль районына Саха Республикасыннан делегация килде. Эш сәфәре кысаларында делегация әгъзалары – мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре – районның берничә мәктәбендә һәм "Саба аграр көллияте" ДАҺББУ булдылар.

Лесхоз урта белем бирү мәктәбендә алар "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгының эше белән танышты. Балалар уздырыла торган чаралар – төрле табигать саклау акцияләре, конкурслар, түгәрәк өстәлләр, викториналар һ.б. турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International