Татарстан Республикасында "Урман буыны" онлайн-квесты уза. Конкурсны оештыручы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ һәм Татарстан Республикасының "Чиста булачак" иҗтимагый хәрәкәте тора.
Онлайн-квестта 17 команда катнаша, алар республиканың белем бирү учреждениеләре базасында 10-18 яшьлек 4-10 кешедән торучы составта формалаштырылган.
Шартлары буенча, онлайн-квестта катнашучылар төрле биремнәрне үти һәм оештыру комитетына хисаплар тапшыра. Мисал өчен, Ютазы муниципаль районының Ютазы урта белем бирү мәктәбе командасы – "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар – шушы көннәрдә Кәрәкәшле гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән очрашты. Очрашу кысаларында алар мәктәп укучыларына Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, үзләренең эшчәнлеге һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ турында сөйләде.
Лениногорск муниципаль районының Зәй-Каратай гомуми белем бирү мәктәбе командасы һәм ТР "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ Зәй-Каратай кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы в.б. Роза Якупова тырышлыгы белән мәктәптә берничә төрле экологик чара уздырылды. Болар: "Яшел планетаны саклыйк" агарту чарасы, "Үсемлекләргә һәм хайваннарга карата сакчыл караш" темасына экология дәресе һәм макулатура җыю буенча "Агачны коткар" акциясе. Акция 2 март көнне узды, 475 кг макулатура җыелды.
Онлайн-квестта катнашучылар биремнәрне 10 апрельгә кадәр үтәячәк. Конкурска йомгак быелның апрель уртасында ясалыр, дип көтелә.