Мәскәү өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышты

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген Мәскәү өлкәсенең Урман хуҗалыгы комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Капиталинин җитәкчелегендәге делегация Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендәге ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булды.

Делегация әгъзалары теплицаларны, чәчүлекләрне чыныктыру һәм үстереп бетерү полигонын, аларны саклау һәм башка УСОҮ күчерү өчен суыткыч корпусын, шулай ук "Өйрәнү-сынау Саба урман хуҗалыгы" ТР ДБУ микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясен карадылар. Карау барышында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов һәм УСОҮ директоры Руслан Газизов аңлатмалар биреп барды.

Белешмә өчен. ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге 2012 елда эксплуатациягә кертелде. Әлеге комплекс Европада иң зур автоматлаштырылган питомник булып тора, анда ябык тамыр системасы белән утырту материалы үстерелә. Үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән 12 млн данә кәлшә тәшкил итә. УСОҮ 11,3 гектар мәйдан били, аларда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, суыту һәм орлыкларны саклау корпусы, 2 склад һ.б. урнашкан. Үзәк Швециянең ВСС АВ компаниясеннән заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.

2018 елда УСОҮ ябык тамыр системасы белән 12 млн кәлшә үстерелгән, алардан 5 млн данә чәчүлек – гади нарат (шул исәптән 437 мең данәсе яхшыртылган нәселдәнлек үзлекләре белән), 2,7 млн данә – Европа чыршысы, 2,7 млн данә – иенке каен, 0,9 млн данә – Себер карагае, 0,7 млн данәсе – акация.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International