Равил Кузюров "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ һөнәри берлек конференциясе эшендә катнашты

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ беренчел һөнәри берлек оешмасының конференциясе булды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ Рим Фәхраҗиев, ТР "Лубян урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Фирдус Хәбибрахманов һ.б. катнашты.

Конференциядә беренчел һөнәри берлек оешмасы рәисе в.б. Татьяна Фәхраҗиева һәм көллият директоры Рим Фәхраҗиев докладлар белән чыгыш ясады.

Татьяна Фәхраҗиева үзенең чыгышында 2018 елда һөнәри комитетның эш йомгаклары турында сөйләде, ә Рим Фәхраҗиев көллият эшчәнлеге турында һәм 2019 елга бурычлар хакында җиткерде. Асылда, ул хәбәр иткәнчә, көллияттә урта звено белгечләрен әзерләү өчен өч мәгариф программасы тормышка ашырыла: "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Икътисад һәм бухгалтерия исәбе". Бүгенге көндә студентларның гомуми исәбе 381 кеше тәшкил итә.

"2018 елда без планны үтәдек һәм көллияткә 120 студентны кабул иттек, – дип билгеләде Рим Фәхраҗиев. – Ял вакытларына килгәндә, без дәрестән соңгы вакытта балаларның тормышын төрлеләндерергә тырышабыз. Түгәрәк өстәлләр, конкурслар, викториналар һәм башка төрле чаралар уздырабыз".

Аның сүзләренә караганда, һөнәри юнәлеш бирү кысаларында көллият хезмәткәрләре республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән очраша. "Бүгенге көндә без 50дән артык мәктәптә булдык", – диде Рим Фәхраҗиев.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров көллият укытучыларына урман хуҗалыгы белгечләрен әзерләү буенча уздырылган эш өчен рәхмәт белдерде. "Сез яшь буынга белем һәм тәҗрибә бирәсез, урманга мәхәббәт сеңдерәсез, шунлык белән республиканың урман хуҗалыгы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Көн саен сез күрсәткән игелек, кайгыртучанлык, көчле һәм тотрыклы булганыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә", – дип ассызыклады министр.

"Биредә яшь һәм дус коллектив эшли. Сезгә эшчәнлек юнәлешен киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар", – дип өстәде Равил Кузюров.

Министр шулай ук 2021 елда "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ 100 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләренә дә тукталды.

Шуннан соң Равил Кузюров "Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын алып баруның актуаль мәсьәләләре" түгәрәк өстәлендә катнашты. Аның кысаларында министр көллият студентларының күпләгән сорауларына җавап бирде, асылда шәхси ихтыяҗлар өчен коры-сарыны җыярга рөхсәт итә торган закон проектының кабул ителүе, БДАМС эше һ.б. турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International