ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ Аксубай кишәрлеге урманчылыгы базасында чаңгы узышы буенча ярышлар булды.
"Урман хуҗалыгы белгечләре алдында эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча зур бурычлар тора, – дип билгеләде үзенең сәламләү чыгышында ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Әлеге очрашу безнең эшкә импульс бирер, коллективны уртак нәтиҗәләр казануда берләштерер һәм ымсындырыр".
Җепшек кар булуына карамастан, ярышларда катнашучыларның барысы да трасса узуда сынатмады. Ир-атлар арасында беренче урынны "Аксубай урман хуҗалыгы" ДКУ директоры Сергей Кузнецов, хатын-кызлар арасында ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ урманнан файдалану инженеры Диана Зубарева яулады.
Стенд атулары буенча ярышларда беренче урынны шулай ук Сергей Кузнецов алды. Икенче урында механик Рөстәм Зыятдинов, өченчедә – Андрей Ильмухин.