ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ III типтагы янгын-химия станцияләрендә 2019 елдагы янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек башланды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ III типтагы янгын-химия станцияләрендә 2019 елдагы янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек башланды.

Учреждение директоры Айрат Әхмәров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ЯХСта махсус автотранспорт техникасына, тракторларга һәм тагылмаларга планлы техник карау уздырыла, кирәкле запас өлешләр, материаллар һәм җайланмалар сатып алына.

Станция диспетчерлары норматив документларны эшкәртә, белешмә мәгълүматларны һәм үзара хезмәттәшлек итүче структураларның һәм оешмаларның телефоннарын яңарта һәм тәгаенләштерә, янгын чыгу куркынычы яанаган чорда эш итү алгоритмнарын билгели.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International