Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2019 елның 8 марты, җомга

Кадерле хатын-кызлар!

Ихлас йөрәктән Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Әлеге ямьле яз бәйрәмендә без сезне, әниләребезне, тормыш иптәшләрен, апа-сеңелләрне һәм кызларыбызны кайгыртуыгыз, күңел җылыгыз, игътибарыгыз һәм һәрчак теләктәшлектә булуыгыз өчен рәхмәт әйтеп хөрмәтлибез. Сез дөньяга гүзәллек һәм гармония өстисез, йорт учагын саклаучы һәм гаилә терәге булып торасыз.

Бүген хатын-кызлар эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә хезмәт куя, урман хуҗалыгында да алар аз түгел. Армый-талмый башкарган хезмәтегез, энергиягез һәм сабыр булуыгыз өчен ихластан рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан Республикасы урман тармагын үстерүгә, урман фондын саклауга һәм арттыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүче ветеран-ханымнарга махсус ихтирам хисләрен белдерәм.

Мөлаем хатын-кызларыбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, нурлы гаилә бәхете, иминлек һәм күңел түрендәге иң якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим! Тормыш юлыгызда үтә алмаслык киртәләр булмасын, ә туган һәр яңа көн нурга, игелеккә һәм сөенечләргә бай булсын!

Р.Ә.Кузюров,

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International